2022 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе республиканың җылылык белән тәэмин итүче оешмалары өчен 2022 елга тарифлар билгеләде.
Тарифлар түбәндәге оешмалар өчен билгеләнде: «РСК» ҖЧҖ, «Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ, «РегНефтеТорг-7» ҖЧҖ, «ТеплоГарант» ҖЧҖ, «Энергоресурс» ҖЧҖ, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.