Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу буенча региональ дәүләт контролен оештыру таләпләре расланды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Россия хөкүмәте бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу буенча региональ дәүләт контролен оештыру таләпләрен раслаган.

Документ бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыруга карата гомуми таләпләрне билгели. Региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы тарафыннан раслана торган Региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) турындагы нигезләмә нигезендә Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

03.11.2021 №1915 карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International