Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга җайга салына торган оешмалар өчен тарифлар формалаштыру эшен дәвам итә. Идарә утырышында 2021 елның 19 ноябрендә җайга салына торган оешмалар өчен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләнде.
«Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Алабуга» сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы» АҖ, «Алабуга Сөте» ҖЧҖ, «Восток-Энерго» җитештерү-коммерция фирмасы ҖЧҖ, «Теплокоминвест» ҖЧҖ, «ТеплоЭнергоСнабжение» ҖЧҖ, «Шифалы су – Ижминводы» шифаханәсе, «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ, «Тепло-ЭнергоСервис+» ҖЧҖ өчен җылылык энергиясенә тарифлар расланды.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.