ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эксперт җәмәгатьчелеген тариф стратегиясе турында фикер алышырга чакыра

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023-2025 елларга Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе проектын билгеләде һәм халык алдында фикер алышуга чыгарды. Документ җайга салу органы сайтында урнаштырылган.

Тарифлар стратегиясе буенча гавами фикер алышу 2021 елның 15 декабренә кадәр узачак, җайга салу органы тармак белгечләрен, җәмәгатьчелек вәкилләрен яңа стратегияне эшләүдә актив катнашырга, тәкъдимнәрен әзерләргә һәм кисәтүләрен  Дәүләт комитеты адресына  Fadeeva.Tatyana@tatar.ru җибәрергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International