2022 елга Татарстан Республикасында торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары расланды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга Татарстан Республикасында торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартларын раслады.

Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары – гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү бәясенең региональ стандартлары күләменнән чыгып исәпләнгән коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең тулаем керемендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә гражданнар чыгымнарының максималь мөмкин булган өлешенә туры килә торган күләмнән арткан очракта, субсидияләрне исәпләү өчен кулланыла торган халыкны социаль яклау механизмы ул.

 Төбәк стандартлары өч төрдә билгеләнә:

- гаиләнең гомуми керемендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүдә гражданнар чыгымнарының максималь мөмкин булган өлеше 21% дәрәҗәсендәге төбәк стандарты. Ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары нигезендә 2022 елга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең фаразланган дәрәҗәсен исәпкә алып билгеләнгән;

- торак урынның норматив мәйданының төбәк стандарты (Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы халкын торак мәйданы белән тәэмин итүнең ирешелгән дәрәҗәсе нигезендә билгеләнә);

- торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү бәясенең төбәк стандарты, – РФ Социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның фаразланган күләмнәре нигезендә, Дәүләт комитеты тарафыннан исәпләп чыгарыла.   

Субсидияләр торак өчен түләүгә ТКХ өчен түләүгә тотыла торган чыгымнар өлеше билгеләнгән нормадан күбрәк булып, гаилә бюджетының 21 процентыннан артыграк өлешен сарыф итә торган республика халкына бирелә. Һәр гаилә өчен субсидия күләме – индивидуаль. Субсидияләрне исәпләү мәсьәләләре буенча гражданнар социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала.

Дәүләт комитеты карары белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International