Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Бөгелмә шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
2. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан Чистай ш. территориясендә урнашкан причалны биреп тору буенча хезмәт күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
3. “Әгерҗе җылылык челтәрләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
4. Техник суга, эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Актаныш МР: “ГидроСервис” ҖЧҖ; Зәй МР: “Зәй-Водоканал” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү” ҖЧҖ; ХЭ М.Ш.Алиевның “Марс” КФХ; Лаеш МР: “Карсар” ҖЧҖ; Тукай МР: Нефтебаза” ТСЖ; “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Чаллы филиалы; Казан шәһәре МБ: “Казан ТЭЦ-1” “Генерирлау компаниясе” ААҖ, “Казан ТЭЦ-2” “Генерирлау компаниясе” ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ).
5. “Тәтеш Жилсервис” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) хезмәтләренә тарифны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.