ММЧ игътибарына! Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» II Республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә:

  • «Иң яхшы аңлату материалы» номинациясе;
  • «Иң яхшы аналитик материал» номинациясе;
  • «Темага тугрылык өчен» номинациясе (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, транспорт, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу турында тематик материаллар сериясе өчен);
  • «Иң яхшы агарту ММЧ проекты» номинациясе.

       Конкурска 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан (бастырылган) материаллар кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: (843) 221-82-34 Җәмәгатьчелек белән элемтә секторы

Гаризаларны һәм конкурс материалларын Дәүләт комитетының kt@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Конкурсны үткәрү турында нигезләмә белән Дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International