Министрлар Кабинетының экспертлар советы җылылык челтәрләре предприятиеләренең инвестиция программаларын карады

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

2021 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы булып узды.

  Экспертлар советы түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары проектларын карады: «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ – 2022-2024 елларга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ – 2022 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә һәм «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ – 2022-2024 елларга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча Экспертлар советы әгъзалары әлеге җайга салына торган оешмалар өчен инвестиция программаларын расларга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International