Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Түбән Кама ш. Түбән Кама “Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
2. “КамАЗ” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлешү юлы белән “СиЭнЭйч-КамАЗ Индустрия” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. “Голдстрой” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
4. “Генерирлау компаниясе” ААҖ филиалы – Казан ТЭЦ-2 бүлгеч җайланмалары аша “Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясе” ГКУ (“Заводская” метро станциясенең СТП-8) энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.