Казанда «Энергетика тармагын үстерүнең өстенлекле яклары, яңа технологик торыш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» Бөтенроссия гамәли конференциясе узачак.

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 28-29 октябрендә Казан шәһәренең Монополиягә каршы федераль хезмәте Укыту-методика үзәге базасында «Энергетика тармагын үстерүнең өстенлекле яклары, яңа технологик торыш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы» Бөтенроссия гамәли конференциясе узачак.

Конференция эшендә Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең  һәм Татарстан Республикасының электр энергетикасын җайга салу органнары  вәкилләре катнашыр дип планлаштырыла.

Дискуссия мәйданчыгы экспертлары сыйфатында «Россия энергетика агентлыгы» федераль дәүләт учреждениесе, Мәскәү СКОЛКОВО идарә мәктәбенең Энергетика үзәге белгечләре, Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Тарифларны җайга салу югары мәктәбе вәкилләре, төбәк энергетика  компанияләреннән экспертлар һәм башкалар булачак.

Конференциядә электр энергетикасы системасын үстерү һәм камилләштерү, энергетика тармагын тарифлар әйләнешендә үзгәртү мәсьәләләре, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә заманча карарлар һәм башка актуаль темалар каралачак.

Экспертлар шулай ук «Төбәк энергетика сәясәтенең инновацион векторы» проекты буенча да фикер алышачак һәм предприятиеләрдә энергетика өлкәсендә цифрлы чишелешләрне кертү тәҗрибәсен караячак.

 

Конференция кысаларында генерация компанияләре эшчәнлеген цифрлаштыру проблемаларына һәм өстенлекләренә, ТЭК үсешендә технологик лидерларны билгеләп, энергияне ресурслардан нәтиҗәле экологик чиста эшләп чыгару технологияләренә багышланган дискуссия мәйданчыклары эшләячәк.

Әлеге чараның максаты – электр энергетикасы системасын үстерүгә идарә итү инициативаларын һәм закон тәкъдимнәрен эшләү, тотрыклы үсеш булдыру һәм алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерү, шулай ук хәзерге шартларда тарифларны җайга салуның иң яхшы тәҗрибәләрен яктырту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International