Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф учреждениеләре, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашында түбәндәге оешмаларның инвестицион программалары тикшерелде:
1. 2013-2015 елларга “Казэнерго”ПО” МУП;
2. 2014-2016 елларга “Чаллы ПТС” ААҖ;
3. 2013-2015 елларга “Урыссу җылылык челтәрләре” ҖЧҖ;
4. 2014-2016 елларга “Теплосервис” МУП.