2019 елның 15-17 октябрендә Ялтада "2019 елда тарифларны җайга салу һәм 2020 елга җайга салу органнары бурычлары" дигән Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе булып узды.
Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов йөкләмәсен үтәү йөзеннән Кырым Республикасы Бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
15-17 октябрьдә Ялтада узган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе кысаларында тарифларны җайга салу өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсе һәм әлеге өлкәдә контроль эшчәнлек нәтиҗәләре турында Россия МКФХнең төбәк тарифларын җайга салу идарәсе башлыгы Юлия Юдина сөйләде.