«Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләргә атна саен анализ ясау республикада каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармаган проблемалы районнарны ачыклый

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2021 елның 6 октябрендә узган каты коммуналь калдыклар буенча эш штабының көн тәртибендә бу айда республика буенча каты коммуналь калдыкларны чыгаруга бәйле мөрәҗәгатьләрнең һәм шикаятьләрнең тотрыклы рәвештә кимүен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкиле Рөстәм Низамиев сүзләренә караганда, чүп-чарны вакытында чыгармый торган районнар кала әле. «Лаеш районында яз көне бу мәсьәлә Башкарма комитет һәм төбәк операторының уртак көче белән хәл ителгән иде, ләкин бүгенге көндә контейнер мәйданчыклары чүп-чар белән тулып ташыган», – дип мөрәҗәгать итте штаб утырышында катнашучыларга Рөстәм Низамиев.

Төбәк операторы вәкилләре билгеләп үткәнчә, каты коммуналь калдыклар Лаеш районыннан Казанга яки Алексеевск районына 60 километр ераклыктагы чүп күмү урыннарына чыгарыла. Районның рекультивация стадиясендә булган үз полигонын эшләткән очракта, күрше полигоннарны шактый җиңеләйтеп, чүп чыгару графикларын бозуга бәйле мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген бирер иде.

29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәрге чорда «Халык контроле» системасына каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча 37 мөрәҗәгать килгән, шуларның иң күбесе – 5се – Лаеш муниципаль районы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International