ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә хәвеф-хәтәрләрне кисәтү программасы турында фикер алыша

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программаларын эшләү һәм раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары белән расланган Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программаларын эшләү һәм раслау кагыйдәләре нигезендә 2022 елга бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программасы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу уздыра.

         Программа проекты Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә, «Мәҗбүри таләпләр бозылуны кисәтү» / «Башка материаллар» бүлегендә (https://kt.tatarstan.ru/inie-materiali.htm) урнаштырылган.

         Программа проекты буенча искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына 2021 елның 6 ноябренә «2022 елга программа проекты» тамгасы белән  Shvaykovskaya.Zhanna@tatar.ru электрон адресына җибәрүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International