Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 5 октябрендә Югары Ослан муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
Кабул итү барышында район халкы коммуналь хезмәтләр күрсәтү, нигездә, су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләү хисаплау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук тариф билгеләүдәге төп моментлар турында да фикер алыштылар.
Барлык мөрәҗәгатьләргә дә тиешле аңлатмалар бирелде.