Татарстанда икенчел чималны кабул итү һәм эшкәртү пунктлары

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Атна саен уза торган каты коммуналь калдыкларның штаб утырышы нәтиҗәләре буенча, гражданнарга тулы мәгълүмат бирү максатында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республикада икенчел чималны кабул итү һәм эшкәртү пунктларының адреслары белән мәгълүмат бастыра.

Көнкүреш, сәнәгать калдыклары, зур габаритлы, төзелеш, автомобиль чүп-чары һәм тормыш эшчәнлеге калдыкларын эшкәртүгә яраклы калдыклар икенчел чималны махсус кабул итү пунктларына тапшыралар. Алар аерым, яки берничә төр калдыкны кабул итү һәм саклау өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.

Икенчел чималга һәм чүпрәк-чапракка яшел өчпочмак билгесе рәвешендә, «петля Мебиуса» дип атала торган, яңадан эшкәртү мөмкинлегенә күрсәтүче тамгасы булган төргәкләр карый.

Икенчел чималга түбәндәге калдыкларны кертергә мөмкин:

макулатура, кәгазь, катыргы;

пыяла;

тимер-томыр;

яраксызланган май, битум, мазут;

электр-көнкүреш приборлары;

пластмасса, пластик;

кайбер төзелеш калдыклары: кирпеч, бетон, агач конструкцияләр;

резин, автомобиль покрышкалары;

агач калдыклары;

биологик калдыклар.

Татарстан Республикасында икенчел чималны һәм чүпрәк-чапракны кабул итү һәм эшкәртү  пунктларының адреслары  белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International