Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 03.04.2014 ел, №101 боерыгы нигезендә, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче оешмалар, катнаш булмаган эшләп чыгару режимында җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру һәм җибәрү белән шөгыльләнүче җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру графиклары расланды.