Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Түбән Кама ш. Түбән Кама “Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
2. “КамАЗ” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлешү юлы белән “СиЭнЭйч-КамАЗ Индустрия” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. “Голдстрой” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
4. “Генерирлау компаниясе” ААҖ филиалы – Казан ТЭЦ-2 бүлгеч җайланмалары аша “Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясе” ГКУ (“Заводская” метро станциясенең СТП-8) энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.