ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Агач утырту көне” акциясен хуплап, Кадышево бистәсендә Зәңгәр күл тирәсендә үсентеләр утыртуда актив катнашты

2013 елның 18 мае, шимбә
 

18 май көнне Бөтенроссия агач утырту көне кысаларында республика күләмендә агач утырту чаралары булып узды. Моның өчен теләге булган һәркем акция үткәрү урынына килеп, кулына көрәк, башка кирәк-ярак алды һәм тиешле урынга агач утырту бәхетенә иреште.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты әлеге табигатьне саклау акциясен хуплап, Кадышево бистәсендә Зәңгәр күл тирәсендә үсентеләр утыртуда актив катнашты. 2008 елгы өермә вакытында урманның нәкъ менә шушы урынына зур зыян килеп, агачларның 50 процентка якыны харап булган иде. Менә бүген предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары, министрлыклар һәм ведомстволар 12 меңнән артыграк артыграк ылыслы агач утыртты. Биредә комлы туфрак өстенлек итә, димәк, ылыслы агачларның үсүе өчен кулай шарт дигән сүз бу.

Шуны да исегезгә төшерик: Илкүләм агач утырту көне беренче тапкыр Россиядә 2011 елда үткәрелгән иде. Чараның рәсми датасы булып майның икенче шимбәсе торуын да әйтеп үтик. Аның төп максаты – Россия урманнарын саклау проблемасына игътибарны юнәтү, шулай ук илебездә яшәүчеләрдә Җиребезнең яшел  байлыгына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Акциядә 15 меңнән артыграк кеше катнашты. Татарстанлыларның Бөтенроссия агач утырту көне яшел эстафетасына, туып үскән республикабызның экологиясен яхшыртуга керткән өлеше әнә шундый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International