Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 17 мае, җомга
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Анда кулланучыларга “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында мәсьәлә карап тикшерелде.

Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Ул, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International