Министрлар Кабинетының экспертлар советы җылылык челтәрләре предприятиеләренең инвестиция программаларын карады

2021 елның 10 августы, сишәмбе

2021 елның 10 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы булды.

 Экспертлар советы 2021 ел өлешендә «Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ предприятиесенең 2022-2023 елларга инвестиция программасы проектын һәм «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ предприятиесенең  2021-2023 елларга инвестиция программасына төзәтмәләр кертү проектын тикшерде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Экспертлар советы әгъзалары «Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ җайга салынулы оешмасының 2022-2023 елларга инвестиция программасын расларга тәкъдим итте.

Инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашырудан натураль чагылышта көтелгән нәтиҗә газны экономияләү буенча 61,3 мең куб.м. тәшкил итә, бәясе ягыннан елына 339, 5 мең сум булачак.

«Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ предприятиесенең инвестиция программасына төзәтмәләр кертү проекты буенча Экспертлар советы тарафыннан финанс чыганаклары буенча аңлатмалар бирергә тәкъдим ителде. Проектны карау Экспертлар советының чираттагы утырышында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International