ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Лениногорск районында «Водоканал» ҖЧҖ һәм «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ предприятиеләрендә булды

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Водоканал» ҖЧҖ һәм «Лениногорск җылылык челтәрләре» ПТС предприятиеләрен автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру процессы белән танышты.

«Водоканал» ҖЧҖ предприятиесендә насос станцияләреннән барлык мәгълүмат диспетчерлык хезмәтенә ирештерелә. Басым, узелларның температурасы, насос агрегатының торышы, шулай ук бинага керү контрольлеге, авария хәлләре турында мәгълүматны чыгара торган янгын сигнализациясе тәүлек буе эшли торган персоналдан башка гына, телеметрия кулланып башкарыла.

Эчәргә яраклы су белән тәэмин итү системасының җыелма пункты күрсәткечләрне диспетчерлык хезмәтенә чыгарып, резервуарларда су дәрәҗәсен контрольдә тоту датчигы белән җиһазландырылган. «Водоканал» ҖЧҖнең диспетчерлык хезмәте тарафыннан һәр сәгать саен тәүлек әйләнәсе даими контроль алып барыла.  Мондый оештыру процессы авария хәлләрендә: җиһазлар сафтан чыкса, машина залын су басса, бинага рөхсәтсез үтеп керсәләр, объектта янгын чыкса, тиз арада чара күрү мөмкинлеген бирә. Процессларны автоматлаштыру шәһәр һәм район халкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу эшчәнлегендә уңай чагылыш таба.

Лилия Борисова Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесендә булган вакытта, җылылык белән тәэмин итү объектларыннан әлеге технологик параметрларны контрольдә тоту һәм тапшыру буенча оператив-диспетчерлык хезмәтен оештыру эше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International