Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова һәм Лениногорск районы Башкарма комитетының икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова кабул итте.
Районда яшәүчеләр каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм су белән тәэмин итү өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларның нигезле булуы, тиешле коммуналь хезмәтләрне күрсәткән өчен түләү хисаплау тәртибе, газ челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү өчен түләүнең арту сәбәпләре һәм башка мәсьәләләр белән кызыксынды.
Барлык сораулар буенча халыкка тиешле аңлатмалар бирелде.
Гражданнарны кабул итү барышында шулай ук «Радуга» торак милекчеләре ширкәтенә караган милекчеләрдән дә күмәк сорау алынды. Аңа язмача җавап биреләчәк.