Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау штабының атна саен уза торган утырышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Н.Р. Белалеева җитәкчелегендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурскаяның Зәй муниципаль районы Урсай авыл җирлегендә каты коммуналь калдыкларны чыгару графикларының бозылуы турындагы мөрәҗәгате буенча янә фикер алыштылар.
Омбудсмен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында 2021 елның 23 маеннан бирле 4085257 номерлы хәбәр булуы турында искәртеп узды. Халык чүп-чарның айга нибары 2 тапкыр гына чыгарылуына зарлана. Эссе һава шартларында моңа һичшиксез юл куелырга тиеш түгел.
Сәрия Сабурская, «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторына мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә чаралар күрүен сорады, әлеге мәсьәләнең һаман да хәл ителмәве аркасында Штабның бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр булуы турында да ассызыклады.
Гомумән алганда, омбудсмен белешмәләренә караганда, быел «Халык контроле» системасында 572 белдерү бастырылган, шуларның 542се хәл ителгән, 6сы буенча эш алып барыла, 16 белдерү буенча «нигезле кире кагу» статусы бирелгән, 8 белдерү буенча эшләр планлаштырылган. Иң күп мөрәҗәгать Казан шәһәре буенча – 249.
Шуның белән бергә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кергән мөрәҗәгатьләрнең кимүен дә билгеләп үтте.
Штабның узган утырышыннан бирле системага 18 мөрәҗәгать алынган, шул исәптән:
Казан шәһәре буенча – 7 мөрәҗәгать (узган ике атна эчендә 11 мөрәҗәгать алынган);
Яр Чаллы шәһәре буенча – 2 (узган ике атна эчендә 4 мөрәҗәгать алынган);
Зеленодольск муниципаль районы буенча шикаятьләр юк (узган ике атна эчендә 4 мөрәҗәгать алынган);
Әлмәт муниципаль районы буенча – 2 (узган ике атна эчендә 3 мөрәҗәгать алынган);
Түбән Кама муниципаль районы буенча – 1 белдерү;
Лаеш муниципаль районы буенча шикаятьләр юк.
Штаб утырышында шулай ук зур габаритлы һәм төзелеш калдыклары белән эш итүгә бәйле сораулар да күтәрелде, муниципаль районнарның каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында хисаплары тыңланды.