ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Лаеш районында гражданнарны кабул итте

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Лаеш муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.

Кабул итү барышында гражданнардан су белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтү өчен түләү мәсьәләләре буенча дүрт мөрәҗәгать алынды. Аерым алганда, район халкын Казанда һәм Сакурадагы тарифлар аермасы, су белән тәэмин итү өчен норматив һәм индивидуаль исәпкә алу приборлары буенча түләүне исәпләү тәртибе кызыксындыра иде. Моннан тыш, торак фондка капиталь ремонт өчен түләүгә кагылышлы сорау да алынды.  Барлык мөрәҗәгатьләргә дә тиешле аңлатмалар бирелде.  

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан урынга чыгып, гражданнарны кабул итү республиканың 21 муниципаль районында гамәлгә ашырыла. 5 августта ул Лениногорск муниципаль районында узачак. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне җайга салу органының интернет-кабул итү системасы, шулай ук 8 (843) 2218-200 «кайнар линия» телефоны аша да калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International