Эшче тариф комиссиясе 2022 елга «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары өчен тарифларның башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары өчен 2022 елга җылылык белән тәэмин итүгә тарифларның башлангыч дәрәҗәләрен тәкъдим итте.

Беренчел исәпләмәләр тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәл булуы өлешендә оешмаларның тариф тәкъдимнәренә уздырылган экспертиза нигезендә башкарылган. Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф карарларын тикшерү утырышында шулай ук «РСК» ҖЧҖ, «ТеплоЭнергоСнабжение» ҖЧҖ, «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ, «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ өчен тарифларның башлангыч дәрәҗәләре турында да фикер алышынды.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектларын тикшерү комиссиясе утырышында «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП, «Менделеев МР ТКХ идарәсе» МУП өчен тарифларның башлангыч дәрәҗәләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International