Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Алабуга» МИЗда Эшче тариф комиссиясенең күчмә утырышын үткәрде

2021 елның 30 июле, җомга

2021 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары А.Л.Штром катнашында «Алабуга» МИЗда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Эшче тариф комиссиясе күчмә утырыш уздырды.

Комиссия эшендә «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Т.Н.Шаһивәлиев, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директорының дәүләт программалары буенча урынбасары А.А.Әюпов катнашты.

Утырышта 2022 елга махсус икътисадый зона өчен электр энергиясен тапшыруга индивидуаль тарифлар формалаштыруның төп параметрлары каралды, чыгымнарны оптимальләштерү чаралары тикшерелде.

Дәүләт комитеты вәкилләре электр челтәре җиһазларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү эшләренең барышы һәм «Алабуга» МИЗ резидентларын электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International