Баулы муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖнең «Баулы» филиалында автоматлаштырылган диспетчерлаштыру системасы белән танышты.
«Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖнең 2006 елда гамәлгә ашырылган инвестиция программасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Баулы шәһәрендәге «Баулы» филиалы территориясендә автоматлаштырылган котельныйлар төзелгән, алар бердәм автомат диспетчерлаштыру системасында эшли.
Җиһазландырылган барлык котельныйларда SIEMENS SIMATIC S-7 300 контролерлары урнаштырылган, алар котельный эшендә параметрлар билгели, җылылык китерү матдәсе, газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итүнең эчке контурында да, тышкы контурда да тиешле басым җитешсезлекләре буенча барлык авария очракларында сигнал терки. Моннан тыш, җиһазлардан җылылык челтәре һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы циркуляциясенең агымдагы күләмнәре, шулай ук җылылык челтәре һәм кайнар су белән тәэмин итү турында мәгълүматлар автомат төшерелә.
Котельныйларда урнаштырылган ADSL-технологияләр буенча эшләүче тизйөрешле элемтә чаралары ярдәмендәге җиһаз мәгълүматлары үзәк диспетчерлык пультына тапшырыла, анда диспетчер реаль вакыт режимында җиһазларның эш параметрларын контрольдә тота, хәлне бәяли һәм карарлар кабул итә.
Диспетчер контроле һәм мониторингы микропроцессор техникасы базасында АСУТП заманча технологияләрен, технологик процессларны визуализацияләү системаларын кулланып, предприятие эшенең техник-икътисадый күрсәткечләрен автоматлаштырылган рәвештә формалаштырып башкарыла. Диспетчер АРМ оештырылган махсус WIN CC программа тәэминаты һәм техник эшчәнлекне визуальләштерү (SCADA) базасында оештырылган.
Диспетчерлаштыру системасы казаннарның эш графигын, билгеле бер вакытта (1 сәгать, 24 сәгать, 7 көн дәвамында) җылылык/кайнар су белән тәэмин итү системасындагытемпература режимын һәм басымны формалаштыра, бу исә белешмәләрне анализлау һәм казаннар, гомуми котельный (каскад) җиһазланышына оператив төзәтмәләр кертү мөмкинлеген бирә.
Диспетчерлаштыру системасы ярдәмендә котельныйларның газлану дәрәҗәсен, шулай ук янгын куркынычларын, санкциясез үтеп керү куркынычына бәйле сигналлар шулай ук диспетчерның АРМ системасына тапшырыла.
Җиһазларның эш режимнары белән оператив идарә итү нәтиҗәсендә, коммуналь хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру бурычларын тормышка ашыруны тәэмин итү, җиһазлар белән идарә итү процессларын оптимальләштерү, кулланыла торган ресурсларны экономияләүне тәэмин итү, шулай ук югалтуларны, эксплуатация, ремонт һәм авария хәлендәге чыгымнарны киметү тора.