ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш төркеме 2020-2023 елларда «Татэнерго» АҖнең инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән танышты.
Быел җылылык белән тәэмин итүче компания Казан ҖЭҮ-1 һәм Казан ҖЭҮ-2дә чаралар уздыра.
2021 елда Казан ҖЭҮ-1дә ПТ-35,5 ст.№5 турбоагрегатын автоматик көйләү системаларын техник яктан үзгәртеп җиһазлау эшләре бара. Чара искергән җайланмаларны тагын да заманчаракка алышту һәм процессларны автоматлаштыру мөмкинлеген бирәчәк.
Казан ҖЭҮ-2дә 2021 елда РОУ-7 пар чыгару торбаүткәргеченнән чыга торган тавыш дәрәҗәсен киметү һәм челтәр суы схемасын модернизацияләү өлешендә ҖЭҮ техник яктан үзгәртеп җиһазлау буенча чаралар үткәрелә.
Барлык чаралар да җылылык энергиясенә тарифта исәпкә алына торган амортизация хисабына башкарыла. 2021 елга финанслауның гомуми суммасы 124,4 млн. сум тәшкил итә.