Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссияләренең утырышлары дәвам итә. Бүген су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар һәм Дәүләт комитеты 2022 елга тарифларның беренчел дәрәҗәләре турында фикер алышты.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектларын карау комиссиясе эшендә «Аммоний» АҖ, «Зәй водоканалы» ҖЧҖ, «Казан оптика-механика заводы» АҖ, «Никос и Мария» фирмасы» ҖЧҖ, «АБ Инбев Эфес» АҖ Казан шәһәрендәге филиалы катнашты.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тариф карарларын карау буенча утырыш кысаларында «Тепло-ЭнергоСервис+» ҖЧҖ, «Таткоммунэнерго» РПО АҖ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮБ ФДБМУ, «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ (Кукмара), «Нармонский коммунальный сервис» ҖЧҖ, «Шифалы су – Ижминводы» шифаханәләренең һөнәри берлекләр оешмасы, «Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮҺБ ФДБМУ, «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты – КАИ» ЮБ ФДБМУ өчен тарифларның беренче дәрәҗәләре буенча фикер алышынды.