Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы булды.
Идарә әгъзалары тоташтырыла торган җылылык басымының егәрлек берәмлегендә исәпләгәндә «РСК» ҖЧҖ һәм «Татэнерго» АҖ Казан җылылык челтәрләре филиалын җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга (технологик ялгауга) түләү раслады.
Шулай ук Идарә Яр Чаллы шәһәренең «Железнодорожник» ҖЧҖ тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә дә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләде.
Тарифлар түбәндәге хезмәт төрләренә билгеләнде:
Чаллы маневр районы буенча 1 км ераклыкка 1 тонна йөк ташу – 24,44 сум, өстәмә хак салымыннан башка;
Круглое Поле маневр районы буенча 1 км ераклыкка 1 тонна йөк ташу – 16,66 сум, өстәмә хак салымыннан башка;
Сидоровка маневр районы буенча 1 км ераклыкка 1 тонна йөк ташу – 8,44 сум, өстәмә хак салымыннан башка;
Автозавод районы буенча 1 км ераклыкка 1 тонна йөк ташу – 9,08 сум, өстәмә хак салымыннан башка.
Моннан тыш, Идарә «Яшәеш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларын җитештерүчеләр тарафыннан билгеләнгән фактик сатып җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм ваклап сату өстәмәләренең чик күләмнәрен һәм ваклап сату өстәмәләренең чик күләмнәрен билгеләү турында» 19.02.2010 ел, №8-1/соц Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитеты карарына да үзгәрешләр кертте.
Үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дару чараларына бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 2001 елның 9 ноябрендәге 782 номерлы карары һәм Россия ФТХ «Яшәеш өчен кирәкле һәм мөһим дару чараларына җитештерүчеләрнең фактик сатып җибәрү бәяләренә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары тарафыннан күпләп һәм ваклап сату буенча чик бәяләрне билгеләү методикасын раслау турында» 11.12.2009 ел, №442-а боерыгы гамәлдән чыккан дип танылу сәбәпле, преамбуласын яңа редакциядә бәян итү өлешенә кагылды.
Әлеге үзгәреш күпләп һәм ваклап сату өстәмәләренең чик күләменә кагылмый.