Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб белгечләре аерым авыл торак пунктларында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча расланган графиктан тайпылу очракларын терки.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә узган атналык штаб утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Урсай авыл җирлеге буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рөстәм Низамиевтан алынган мөрәҗәгать каралды.
Чүпне сирәк чыгаруга шикаять «Халык контроле» системасында теркәлгән. Авыл халкы чүп-чар айга ике тапкыр гына чыгарыла һәм, эссе һава торышын исәпкә алып, уңайсызлыклар тудыра, дип зарланган.
Шулай ук Мамадыш районында да чүп чыгару графигыннан тайпылу очраклары күзәтелә. Бу хакта утырыш барышында район башкарма комитеты вәкиле хәбәр итте.
«Штаб киләчәктә дә районнарда каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча расланган графиклар үтәлешен күзәтеп торырга ниятли. Аннан тайпылуның барлык очраклары да кичекмәстән теркәлә һәм тикшерү өчен төбәк операторларына җибәрелә», – дип билгеләп үтте Лариса Хәбибуллина.
Киләсе утырышта төбәк операторлары катнашында графиктан тайпылышларны бетерү нәтиҗәләре каралачак. Шунда ук төбәк операторлары срокларны үтәмәү сәбәпләрен дә аңлатачак.
Тулаем алганда, республикада каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгару буенча хәлнең яхшыруы күзәтелә. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләргә анализ халыкның чүп-чарны вакытында чыгаруга карата шикаятьләре кимүдә уңай динамика күрсәтә. Узган ай белән чагыштырганда, мондый шикаятьләр саны 34% кимегән.