Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Баулы районында гражданнарны кабул итте

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Баулы муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.

Баулыларны барыннан да бигрәк каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре борчый иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә тиешле аңлатмалар бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International