Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның 2021 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген мониторингларга кереште.
Җайга салу органы 2021 елның 1 яртыеллыгына эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә.
Тиешле мәгълүматларны 2021 елның 17 августына кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмати-аналитик система аша тапшырырга кирәк.
Мәгълүмат хаты: 26.07.2021 ел, № ЛХ-27/4393/2021.