Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссияләренең утырышлары дәвам итә. Бүген җайга салу органы һәм эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыручы оешмалар 2022 елга су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның беренчел дәрәҗәләре турында фикер алыштылар.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, оешмалар тәкъдим иткән тариф тәкъдимнәре кирәкле дәлилләү материалларын исәпкә алып төзәтелергә мөмкин. Каршылыклар булмаса, бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы карар проектлары Дәүләт комитеты идарәсе утырышына чыгарыла.
Исегезгә төшерәбез, эшче тариф комиссияләренең утырышлар графигы җайга салу органы сайтында урнаштырылган.