ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Бөгелмә ПТС» ААҖдә булды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Бөгелмә ПТС» ААҖдә идарә системаларына кертелгән автоматлаштыру эше белән танышты.

Оператив диспетчер хезмәте котельныйларның һәм бойлерларның технологик параметрларын контрольдә тота һәм заманча микроскопик техника базасында технологик процессларга идарә итә. Идарә итү һәм контрольлек оператив диспетчер хезмәте пультыннан башкарыла.

Концессия килешүе буенча җылылык белән тәэмин итү объектларын үзгәртеп кору һәм заманчалаштыру нигезендә 2020 елда предприятиедә җәйге чорда кулланучыларны кайнар су белән тәэмин итү өчен RSD-600 тибындагы казан урнаштырылган. Инвестиция программасы буенча үз көчләре белән аз экономияли торган казаннар заманчарак RSD-5000 (2019 елда) һәм RSD-4000 (2018 елда) маркаларына алыштырылган. Югарыда күрсәтелгән котельныйлар хезмәт күрсәтүче персоналдан башка гына эшли. Казаннар тулысынча автоматлаштырылган һәм диспетчерлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International