Эшче тариф комиссиясе җайга салынулы оешмаларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның башлангыч исәпләмәләрен җибәрде

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга тариф карарлары проектларын тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булды.

Утырыш кысаларында җайга салынулы оешмалар 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.

Тариф комиссиясе эшендә түбәндәге җайга салынулы оешмалар катнашты: Зеленодольск районының «МКД Сервис» ҖЧҖ, Югары Ослан районының «Нижний Услон» МУП, Кама Тамагы районы «УЮТ» МУП, Мөслим районының «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ.

Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә беркетмәдә билгеләнгән срокларда нигезләнгән һәм расланган позицияләрне Дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International