ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Бөгелмә ПТС» ААҖ предприятиесендә инвестиция программасын гамәлгә ашыруны тикшерде

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре «Бөгелмә ПТС» ААҖдә инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән танышты.

 2020-2022 елларга «Бөгелмә ПТС» ААҖнең инвестиция программасы төзелгән концессия килешүе нигезендә расланган. Финанслау чыганакларының берсе – «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды» дәүләт корпорациясе тарафыннан 83 млн. сум күләмендә бүлеп бирелгән бюджет акчалары.

2021 елда Бөгелмә шәһәре котельныйларында казаннарны алмаштыру буенча 4 чара планлаштырылган. Үткәрелә торган эшләр коммуналь инфраструктурадан файдалануның ышанычлылык дәрәҗәсен, җылылык белән тәэмин итү сыйфатын арттыруга, энергия чыганакларын экономияләүгә юнәлдерелгән. 2021 елга финанслауның гомуми күләме 55 млн.сум тәшкил итә.

Объектны карау барышында 2021 елга планлаштырылган эш күләменнән тайпылу очраклары ачыкланмады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International