2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясе 2022 елга тариф карарлары проектларын карады.
Утырыш барышында җайга салынулы оешмалар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү өчен беренчел исәпләмәләр белән танышты.
Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә тиешле календарь сроклары эчендә искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк.
Тариф комиссиясе эшендә түбәндәге җайга салынулы оешмалар катнашты:
Буа районының «Родник» ҖЧҖ;
Югары Ослан районының «Макулово» МУП;
Түбән Кама районының «Түбән Кама ҖЭИ» ҖЧҖ;
Питрәч районының «ЭКО» ресурс белән тәэмин итү оешмасы;
Питрәч районының «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ;
Тәтеш районының «Тәтеш-водоканал» АҖ.