2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге Комиссия 2020 ел өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык энергиясе өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлеше турында фикер алышты.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеген карауда түбәндәге оешмалар катнашты: «Челныводоканал» ҖЧҖ, «Гринта» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» АҖ «Казаньнефтепродукт» филиалы, «ТГК-16» АҖ.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.