2021 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге комиссия кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлеше турында фикер алышты.
Финанс хисапларын әлеге җайга салынулы оешмалар тәкъдим итте: «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Сельхозжилсервис» МУП, «Смежная сетевая компания Интеграция» ҖЧҖ, «РСК» ҖЧҖ, «ЦЖКУ» ФДБУ һәм «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ.