2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булып узды, анда Апас муниципаль районында «Санитар-экологик системалар – Регион» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыклар күмүгә чик тариф кабул ителде.
«СЭС-Регион» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыклар күмүгә чик тариф куб.метры өчен 125 сум (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча) билгеләнде һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ эшчәнлегенең көнбатыш зонасында оешма белән төбәк операторы арасындагы килешү мөнәсәбәтләрендә кулланылачак.