ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Зәй районы муниципаль маршрутларында автотранспорт белән пассажир йөртүгә тарифлар билгеләде

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртә торган муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында күрсәтелгән хезмәт өчен максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләнде.

Тәкъдим ителгән исәпләмәләр күләмен исәпкә алып, җайга салу органы бер тапкыр сатып алына торган билет алганда 1 (бер) тапкыр бару өчен – 21 сум, 100 тапкыр бару өчен билет алып түләгән очракта, 20 сум күләмендә тариф билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International