Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты төбәк дәүләт контроле төрләре һәм җайга салу йогынтысын бәяләү турындагы семинарда катнашты

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

30 июньдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» максатчан моделен гамәлгә кертү буенча «Юл картасы» чараларын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашыруга дәүләт контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә җайга салу йогынтысын бәяләү буенча семинар узды.

Катнашучылар лицензияләр, аккредитация һәм башка рөхсәтләр, шул исәптән бәяләүләр һәм экспертизалар бирү һәм алудагы үзгәрешләр турында белде. Эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру, дәүләт контроле кысаларында күзәтчелекне бәяләү һәм административ җаваплылыкка тарту таләпләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсендә киңәйтелгән аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International