2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген тикшерү буенча эшче штаб утырышы булып узды.
Зеленодольск һәм Лаеш муниципаль районнарында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре буенча каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча килештерелгән графиклар юк. Графиклар булмауга юл куймау максатларында, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренә төбәк операторы белән бер атна эчендә бу эшне төгәлләргә кирәк.
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина утырышта катнашучыларга һава шартлары аркасында каты коммуналь калдыкларны чыгару ешлыгын арттырырга тәкъдим итте.