Александр Штромның Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром җитәкчелегендә Түбән Новгород өлкәсенә эш визиты белән барды.

Визитның максаты – тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча Түбән Новгород өлкәсенең Тарифлар буенча төбәк хезмәте белән тәҗрибә уртаклашу.

Эшлекле сәфәр барышында җайга салу органнары вәкилләре электр энергиясенә тарифларны җайга салу, электр челтәрләренә технологик тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына, җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру системасына тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International