Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова җитәкчелегендәге Комитет вәкилләре эш визиты белән Марий Эл республикасында булдылар.
Визитның максаты – тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча Марий Эл Республикасы Сәнәгать, икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы белән тәҗрибә уртаклашу.
Эшлекле сәфәр барышында җайга салучылар җылылык белән тәэмин итү, технологик тоташтырган өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту, шулай ук җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны исәпкә алу өлкәсендә энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен раслау практикасы турында фикер алышты.