ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә җайга салу органнары тәҗрибәсен өйрәнде

2021 елның 26 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләренең Ульяновск һәм Самара өлкәләренә ике көнлек эш сәфәре тәмамланды.

Сәфәрнең максаты – коммуналь хуҗалыкта инвестиция программаларына төбәк контролен гамәлгә ашыру, концессия килешүләре кысаларында предприятиеләрне җайга салу мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасы кысаларында каралган чараларны тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнү, шулай ук коммуналь предприятиеләрнең ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә яңа технологияләр куллану, шулай ук яңа объектлар төзү һәм реконструкцияләүгә финанс җәлеп итү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен өйрәнү.

24 июнь көнне Ульяновск өлкәсендә Комитет вәкилләре, Бәяләрне һәм тарифларны җайга салу агентлыгы һәм Ульяновск өлкәсенең Энергетика, торак-коммуналь комплексы һәм шәһәр тирәлеге министрлыгындагы коллегалар белән берлектә, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм җитештерүгә кагылышлы булмаган өлкәдә тарифларны җайга салганда барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты. Инвестиция программаларын раслау һәм тикшереп тору тәҗрибәсен өйрәнүгә аерым игътибар бирелде.

Өлкәгә визит кысаларында Комитет вәкилләре «Ульяновскводоканал» предприятиесенең чистарту корылмалары объектларында булдылар, анда агынты суларны ультрашәмәхә ярдәмендә йогышсызландыру технологиясе, шулай ук Горкомхоз ҖЧҖнең биш төбәк операторының чүпләрне сортларга аеру комплексы белән таныштылар. Объект 2015 елда төзелгән, объектта утильләштерелгән чимал өлеше 5-6% тәшкил итә.

25 июньдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Самара өлкәсенә булган сәфәрне «Т Плюс» ГАҖ Самара филиалы мисалында «альтернатив котельня» ысулын кертү тәҗрибәсен өйрәнүдән башлап җибәрде. Самара өлкәсе миллионлы шәһәрләр арасында «альтернатив котельня» ысулы белән җылылык энергиясен җайга салуга күчкән шәһәрләрнең берсе булган. Самара шәһәр округы башлыгының беренче урынбасары Владимир Василенко җылылык белән тәэмин итүдәге шәһәр проблемалары турында сөйләде. Аннары делегация җылылык энергиясе буенча кулланучыларны исәпкә алу приборларының барлык күрсәткечләренә туры килә торган Ресурсларның сыйфатын мониторинглау үзәгендә булдылар.

Самара өлкәсендә Дәүләт комитеты вәкилләре Самара өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны җайга салу департаментыннан килгән коллегалар белән очрашты. Очрашуда Департамент җитәкчесе Алена Гаршина, Департамент җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Мокшин катнашты.

Җайга салучы органнардан килгән вәкилләр инвестиция программаларын раслау һәм контрольдә тоту, тарифларны җайга салуны цифрлаштыру һәм җитештерүгә карамаган өлкәне җайга салу эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу барышында җайга салуны үстерү юнәлешләренең охшаш нокталары  һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары билгеләнде

Самара өлкәсенә булган эш сәфәре «Рикаст» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны күмү операторының чүпләрне сортларга аеру комплексына бару белән тәмамланды. Комплекс Самара өлкәсенең 5 районына хезмәт күрсәтә, объект 2020 ел ахырында файдалануга тапшырылган. Чүпләр 30дан артык фракция буенча сортларга аерыла. Объект тулысынча үлчәү контроле һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган.

Күрше төбәкләрдәге җайга салу органнары тәҗрибәсен өйрәнү Дәүләт комитетының Татарстанда тарифларны җайга салу процессын яхшырту буенча тәкъдимнәре нигезенә салыначак. 

Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, «альтернатив котельня» методы белән җайга салу, бәя зоналарын билгеләү, объектларны реконструкцияләүгә һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгән финанс чараларын контрольдә тоту кебек мәсьәләләр республика өчен шактый кызыклы булып тора.  Шул ук вакытта суларны һәм агынтыларны чистарту, шулай ук каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм күмү өлкәләрендә кулланыла торган технологияләр Татарстанда гамәлгә ашырыла торганнарга охшаш, әмма аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләр дә бар, мәсәлән, булдырылган тәҗрибәләрне исәпкә алып, җайга салу оешмаларының керем составында теге яки бу чыгымнарны исәпкә алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International