Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Самара өлкәсенә булган эш сәфәре кысаларында Самара өлкәсенең Бәяләр һәм тарифларны җайга салу департаментыннан килгән коллегалар белән Самараның альткотельняларга күчү тәҗрибәсе турында фикер алышты.
Самара Россиянең Европа өлешендә үзе өчен җылылык белән тәэмин итүнең бәя зонасына күчү хуплау тапкан миллионлы беренче шәһәр булды. Самара шәһәрендә җылылык базарының яңа моделе 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаган.