ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Алексеевск һәм Әлки районнарында яңа биологик чистарту корылмаларын карап чыкты

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре 2022 елгы тариф кампаниясе һәм яңа һәм үзгәртеп корылган биологик чистарту корылмаларын эшләтүнең икътисадый нигезләнгән бәясен билгеләү буенча алып барылган эш кысаларында «Алексеевскводоканал» ҖЧҖ һәм «Инженерные сети» ҖЧҖдә булдылар.

Җайга салучы орган вәкилләре биологик чистарту корылмаларын карап тоту чыгымнарын оптимальләштерү, кулланыла торган химик реагентларны, электр энергиясен киметү һәм башка чыгымнарны азайту максатларында чистарту корылмалары объектларын карап чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International